Чистайда Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

2021 елның 29 октябре, җомга

Кичә, 2021 елның 28 октябрендә, Икътисад мәсьәләләре буенча җитәкченең беренче урынбасары Кашапова Ләйсән Хәмзә кызы Чистай муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларындагы эш нәтиҗәләре буенча чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Утырышта продукцияне сату, аны киметү сәбәпләре, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен сату мәсьәләләре каралды.

Комиссия утырышында алкогольле продукция сату өлкәсендә закон бозуларга юл куймау максатыннан чыгып, эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар үткәрү, шәхси йортлардагы спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча эшне дәвам итү турында карар чыгарылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән, утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә, дип искәртә.

Шулай ук районның алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше мәсьәләләренә битараф булмаган һәр кешесе «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына үз мөрәҗәгатен калдыра һәм моның өчен 1000 сумнан 3000 сумга кадәр акчалата бүләк ала ала, хәбәр дөрес булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International