Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм иртән секундына 15 метрга кадәр көчле җил.;

- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Аязучан болытлы һава.

Төнлә һәм иртән яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез явым-төшемсез.

Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнчыгышка таба секундына 6-11 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә, иртән 0..-3, максималь көндез 0..+4˚.

Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International