ЯҢАЛЫКЛАР


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019нчы елның 26нчы апрелендә “Чистай муниципаль районындагы “Балкыш” халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе” белгечләре социаль хезмәт алучылар белән “Хәерле иртә, ветеран!” акциясе үткәрделәр: Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып Георгий тасмалары бүләк иттеләр. Ветераннар бик шатландылар һәм рәхәтләнеп үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, тормыш тарихларын сөйләделәр.

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясе дәвам итә. Бу чара кысаларында, 29 апрель көнне, “Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлеге әгъзалары, Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, күрше йортта гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйруллин Нәкыйп Мөбәршин улында кунакта булдылар.

«Чистай–Су каналы» АҖ Шәмсетдинов урамы буенча 29нчы апрель көнне 21.00 сәгатьтән 03.00 сәгатькә кадәр су үткәрү участогында план буенча эшләр үткәрелүгә бәйле рәвештә Тегермән мәйданы районында су бирү туктатылачак, дип хәбәр итә.  Хөрмәтле шәһәр халкы, компания вакытлы уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Николаевич Титовны якынлашып килүче изге бәйрәм – Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән котлады!

Халкыбызның Бөек Батырлыгы турында хәтер һәр яңа буында яшәргә тиеш. Без озак дүрт ел буе илбасарлар белән киеренке көрәш алып барган һәм безнең өчен тыныч күк астында яшәү хокукын яулаган бабайларыбыз һәм бабаларыбыз батырлыгы белән горурланырга тиеш.

Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов Бөек Ватан сугышы ветераны Вениамин Петрович Ивановның өендә булды.

30 апрельдә 8дән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе казанда юридик һәм физик затларның банкротлык процедурасына бәйле мәсьәләләр буенча «Кайнар телефон линиясе» үткәрәчәк.

Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу уңаеннан  "ҮЛЕМСЕЗ ПОЛК" Бөтенроссия акциясенә чакырабыз!

24-25нче апрельдә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Менеджментның нәтиҗәле системалары: сыйфат һәм цифрлы трансформация»VIII Халыкара фәнни-гамәли форумы узды.

Иртә яз авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне башларга мөмкинлек бирде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International