Казан шәһәрендә VIII Халыкара фәнни-гамәли форумда "Чистай" АСИҮТ турында

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

24-25нче апрельдә В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Менеджментның нәтиҗәле системалары: сыйфат һәм цифрлы трансформация»VIII Халыкара фәнни-гамәли форумы узды.

Форумда цифрлы трансформация шартларында төбәкләрнең социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләре, компанияләр эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә яңа санлы технологияләр куллануның гамәли мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Форумның пленар утырышында мәртәбәле кунаклар сыйфатында Татарстан Республикасының кайбер министрлыклары вәкилләре чыгыш ясады. Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Кашапова "Чистай" АСИҮТ мисалында Моношәһәрләрне үстерү инструментлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International