Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2019 елның 19 июлендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
Россиядә күптән түгел торак йортларда коммерция объектларын урнаштыруга кагылышлы РФ Торак кодексына үзгәрешләр үз көченә керде. Закон гражданнарга торак булмаган һәм кире торак урыны билгеләнешен үзгәртергә мөмкинлек бирә һәм сайланган билгеләнешенә бәйле рәвештә бинаны эксплуатацияләү өчен билгеле бер стандартлар билгели. Күп катлы торак йортта коммерция эшчәнлегенең нинди төрләрен алып баруы турында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары сөйләде.
2019 елның 16 июлендә «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре экология әңгәмәсе белән Чистай муниципаль районының 14-нче номерлы балалар бакчасында кунакта булдылар.
Коррупциягә сәләтле кешеләр күбесендә актив, коммуникабельннар, стресска чыдам, югары белемле һәм никахта торалар. Барыннан да бигрәк, бу 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, алар алкоголь белән артык мавыгып, җәмәгать тәртибен бозарга теләмиләр. РФ Генераль прокуратурасы үткәргән коррупционерның социаль портретын тикшерү авторлары әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу пассив коррупционерның — ришвәт алучыларның тасвирламасы. Аны ришвәт бирүчеләрнең портретын тулыландырырга кирәк.
Россиядә хәмерне артык куллану проблемасы елдан-ел арта бара. Статистика буенча, илдә 5 миллионнан артык кеше эчкечелек белән авырый, ә елына 500 меңгә якын ир-ат һәм хатын-кыз үлә.
"Шәһәрнең барлык зиратлары да үрнәк булырлык, Тукай урамындагы мөселман зираты кебек күренсен иде", - дип мөрәҗәгать итте Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов шәһәр зиратлары территорияләрен төзекләндерү буенча киңәшмәдә.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2019 елның 18 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен көтелә.
Чистайда 8 июльдән 15 июльгә кадәр «Чистай – Россиянең бию гавань» проекты кысаларында «бию авылы»мега-проектының 53 нче этабы узды. Безнең шәһәрдә фестиваль инде бишенче тапкыр үткәрелә. Быел илнең Әлмәт һәм Глазов, Екатеринбург һәм Чаллы, Мәскәү һәм Саратов, шулай ук Чистайдан иң яхшы хореография коллективлары җыелды.
Киңәшмәнең көн тәртибендә: "2019 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары бурычлары".
"Чистай-Водоканал" АҖ хәбәр иткәнчә, Комсомольская урамы буенча ремонт эшләре бару сәбәпле, 18.07.19 сәгать 20:00дән 19.07.19 сәгать12:00гә кадәр Чистай шәһәрендә су бирү туктатылачак.