Коррупциягә сәләтле кеше нинди була?

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Коррупциягә сәләтле кешеләр күбесендә актив, коммуникабельннар, стресска чыдам, югары белемле һәм никахта торалар. Барыннан да бигрәк, бу 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар, алар алкоголь белән артык мавыгып, җәмәгать тәртибен бозарга теләмиләр. РФ Генераль прокуратурасы үткәргән коррупционерның социаль портретын тикшерү авторлары әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Экспертлар билгеләп үткәнчә, бу пассив коррупционерның — ришвәт алучыларның тасвирламасы. Аны ришвәт бирүчеләрнең портретын тулыландырырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International