Ул 12 сентябрь көнне Чирмешән авылында узды. Фестиваль Чирмешән район инвалидлар җәмгыяте оешуга 5 ел тулуга багышланды.
11 сентябрь көнне «Балкыш «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә» Экстремизмга-юк!». Анда Чистай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы мәгълүмати-пропаганда төркеме: «Әниләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин һәм иерей Тимофей, полиция майоры Федотов Ю.Н. катнашты..
Татарстанда дәүләт кадастр исәбенә куюның уртача вакыты соңгы өч елда уннан алты көнгә кадәр кимегән. Бу электрон сервисларны гамәлгә кертү һәм ведомствоара хезмәттәшлекнең төрле формаларын үстерү аркасында мөмкин булды.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 13 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.
2019 елның октябреннән РФ халкы тулысынча "Цифра"га га күчәчәк. Нәкъ менә шушы датадан цифрлы телевидениегә күчү башланды. Аналог тапшырулары эшенең төп үзенчәлеге шунда ки, 1 канал 1 ешлыкны алып тора. "Цифра" белән файдаланганда, бер ешлыкта мультиплекс составына керүче берничә канал берьюлы күрсәтә. Мультиплекс-бер ешлыкта тапшырулар алып баручы ТВ-каналлар төркеме.
10 сентябрьдә, «Көзге игелек атнасы» иреклеләр акциясе кысаларында, «Чиста болыннар» дәүләт табигый заказнигы һәм «Камалия» ял итү – үстерү үзәге хезмәткәрләре, бергәләп, экологик чара оештырдылар, анда 60 урта сыйныф укучысы катнашты.
«Өлкән буын» төбәк проекты «Демография» милли проекты кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Ул ерак авылларда һәм бистәләрдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның озын гомерлелек чорын арттыруга, кирәкле медицина тикшерүләрен һәм скринингларны вакытында үтә алсын өчен юнәлдерелгән.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы территориясендә 12 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Бәхетле йөзләрне күрү, балаларның шат авазларын ишетү - һәрвакыт күңелле күренеш. Чөнки баланы елмаерга мәҗбүр итү һәм аңа эшләү алай ук авыр түгел.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.