«Өлкән буын» төбәк проекты «Демография» милли проекты кысаларында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла. Ул ерак авылларда һәм бистәләрдә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның озын гомерлелек чорын арттыруга, кирәкле медицина тикшерүләрен һәм скринингларны вакытында үтә алсын өчен юнәлдерелгән.