24 сентябрь көнне 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча «бердәм Кайнар линия көне» үткәрәчәк.
Бүген балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Чистайда, «Чиста яр» табигать саклау акциясе кысаларында, илледән артык кеше Кама яр буе зонасын чистартты, аның белән 5,5 куб.метрдан артык чүп-чар чыгарылды.
2019 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Сәламәтлек саклау өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
SOTkA (100 көнлек воркаут)-ул Глобаль түләүсез онлайн белем бирү - тренировка программасы, аның кысаларында катнашучылар тренировкалар процессы, дөрес туклану, мотивация һәм социаль активлык турында практик күнекмәләр һәм теоретик белемнәр алачаклар.
Гражданнар өчен файдалы мәгълүмат:
26 сентябрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, киңәш-киңәшләр ала алачаклар.
Тыныч һәм хәрби вакытта хәбәр итү мисаллары мәкаләдә бирелгән.
Нэкъ менә шундый девиз белән республика конкурсының иң яхшылары конкурсының заявка кампаниясен ачтылар.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 2019 елның 23 сентябрендә төнлә Татарстан Республикасы территориясендә (күбесенчә көнчыгыш районнарда) 1-гә кадәр һавада, 2-гә кадәр туфракта суыклар көтелә.