ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

Гражданнарның сорауларына җаваплар, алар өчен консультацияләр һәм ведомство компетенциясе кысаларында мәгълүмати-аңлату эшләре Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булды һәм шулай булып кала да. Бу юнәлештә иң соңгы масштаблы чараларның берсе - «кайнар линия» булды, аны кадастр палатасы һәм Татарстан Росреестр Идарәсе оештырды һәм үткәрде.

29 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Хәйруллин Айрат Нәҗип улы кабул итәчәк.

Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү, аларның актив озын гомер һәм сәламәт яшәү дәвамлылыгы чорын арттыру максатларында Чистай «Юлдаш «өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре социаль технологияләр актив кулланыла.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Тарханова Алсу Габдрахман кызы 2019 елның 1 ноябрендә гражданнарны кабул итәчәк.

Шимбә көнне, 14 сентябрьдә,    Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының    Октябрьский поселогында    («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә   комплексы) иртәнге 6.00 сәгатьтә   авыл  хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча  гадәттәге  ярминкәләр  эшли  башлый.    Авыл  хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәр халкы  бик  көтеп  ала,    бигрәк  тә  өлкәнрәк  буын  кешеләр, аның  социаль  әһәмияте  бик  зур.  

16-17 октябрьдә В.Г.Тимирясов исемендәге "Казан инновацион университетының" Чистай филиалы базасында Татарстан муниципаль районнарында гамәлгә ашырыла торган "PROект" яшьләр милләтара проектлары акселераторы булды.

Полиомиелит (балалар аркасы параличы) - полиомиелит вируслары китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Бу мускулларның параличларына китерә, сулыш һәм йөрәк-кан тамырлары җитмәүгә, ярышара һәм диафрагмаль мускулларның параличы аркасында, сәбәп булырга мөмкин. Сулыш мускулларының параличы еш кына үлемгә китерә. Нигездә, авыру 5 яшькә кадәрге балаларны зарарлый.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Алдагы бер генә ел да элеккегегә охшамаган иде, быел урып-җыю вакытында көзге, яңгырлы һава торышы белән бәйле проблемалар булды. Әмма, шуңа да карамастан, сезнең ярдәм белән уңышның күләме һәм сыйфаты бер дә кимемәде! Бу, чыннан да, бик авыр һәм ел буе хезмәт! - бәйрәм кунакларына Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать итте,-бездә 80нән артык фермер хуҗалыгы бар, аларның эшчәнлеге белән без горурланабыз! Быел безнең район халкы 30 миллион сумлык 15 грант отты. Әлеге грантларда катнашуыгыз һәм аларда җиңү яулавыгыз өчен рәхмәт сезгә!»

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 23 октябреннән 6 ноябренә кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре һәм яраклылык сроклары буенча «кайнар линия» үткәрелүе турында хәбәр итә.

2019 елның 24 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында "3нчеГимназия" муниципаль бюджет гомуми белеем бирү учреждениесе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International