Полициягә 62 яшьлек пенсионер мөрәҗәгать иткән. Ул аңлатканча, өч ир-ат аңа фатирга кергән, өйдәшенә кыйнаган һәм акча тапшыруны таләп иткән. Пенсионер ханым акча бирүдән баш тарта, ул чакта караклар ачыктан-ачык аның ике кәрәзле телефонын һәм басым үлчәү өчен тонометрын урлый.
24 гыйнвар көнне «истәлекле даталар» проекты кысаларында укытучы Пискунова Ольга «Клод Моне иҗаты. Импрессионизм» дигән темага 2 нче сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрелде. Укучылар рәссамның биографиясе белән таныштылар, аның иҗат юлы турында белделәр һәм алар иҗат иткән эшләрне карадылар.
26 гыйнварда 17.40 сәгатьтә полиция дежур частенә Энгельс урамында урнашкан «Рубин» зәркән кибете хезмәткәреннән шалтырату килде. Ул хәбәр иткәнчә, кибеттән талау кылына, җинаятьчене тоткарларга яныннан узып киткән егет ярдәм итә.
Эчкечелек - ул бөтен кешелек һәм аерым шәхес масштабында явызлык. Аның организмга йогынтысы шулкадәр начар һәм җимергеч булып чыга ки, моның белән килешү бик авыр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тикшеренүләре буенча, Россия алкоголь куллану буенча дөньяда дүртенче урында тора. Кызганычка каршы, безнең төбәктә хәл шулай ук аяныч.
"Яр Чаллы реацентры" АКБО үзәге 10 еллык юбилеен билгеләп үтә. 19 февральдә биредә табиблар, логопедлар, дефектологлар, психологлар һәм ата-аналар өчен Ачык ишекләр көне узачак.
Кичә "Чистай Автодор" ҖЧҖ хезмәт коллективы белән чираттагы очрашу узды. Очрашуда юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре, каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре һәм "Чистай Автодор"ҖЧҖнең алга таба уңышлы эше турында фикер алыштылар.
28 гыйнварда «Чиста болыннар» дәүләти табигать тыюлыгы хезмәткәрләре ТР ЧМР 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән экологик әңгәмә үткәрделәр.
27 гыйнвар көнне «Юлдаш «картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында тәрбияче Людмила Җамалетдинова җитәкчелегендә Ленинград блокадасын тулысынча өзүгә 76 ел тулу уңаеннан батырлык сәгате узды.
Узган җомгада, 24 гыйнварда, социаль хезмәтләр алучылар арасында "Чистай "Юлдаш " өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче Людмила Җамалетдинова Бөтендөнья эскимо көнен бәйрәм итү кысаларында туңдырманы рәсмиләштерү һәм бизәү буенча мастер-класс үткәрде.
Бүген Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә 8 чистайлы килде.