Кичә "Чистай Автодор" ҖЧҖ хезмәт коллективы белән чираттагы очрашу узды. Очрашуда юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре, каты көнкүреш калдыкларын чыгару мәсьәләләре һәм "Чистай Автодор"ҖЧҖнең алга таба уңышлы эше турында фикер алыштылар.
Очрашу ахырында, намуслы хезмәте өчен Эдуард Хәсәнов оешма хезмәткәрләренә Чистай муниципаль районы башлыгының Грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.