Квалификацияле электрон имзаның киң кулланылыш спектры бар:
- барлык электрон мәйданчыкларда һәм сервисларда кулланыла;
- салым органнары белән электрон рәвештә хезмәттәшлек иткәндә, мәсәлән, “Электрон формада салым һәм бухгалтерлык хисабын бирү” сервисы аша салым декларацияләрен тапшырганда. Электрон имзаның квалификацияле ачкычын, КЭП чыгарылышына гариза белән мөрәҗәгать итеп, теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.
Бердәм кабул итү көнендә район халкы үзенең шәхси һәм иҗтимагый сораулары белән район хакимиятенә актив мөрәҗәгать итә.
Исерек юлда уннарча кеше катнаша. Бу туганнар, танышлар, күршеләр, хезмәттәшләр, бары тик юлда очраган кешеләр генә. Әгәр алар үз юлында пычак тоткан исерек кешене очратсалар, күпчелек очракта бу хакта полициягә хәбәр итәрләр иде. Кызганычка каршы, җәмәгать фикере исерек йөртүчене куркыныч дип санамый һәм аны хокук бозучыларга тиңләми.
Яз белән бергә күркәм бәйрәм – 8 Март җитә.
Әлеге ел фасылы хатын-кыз гүзәллегенә, назына, мәхәббәткә тиңдәш. Чөнки яз кояшлы, шатлыклы көннәр, өмет белән тулган. 8 Март – ир-атларның сезгә, сөекле хатын-кызларыбыз, сок лану, рәхмәт хисләрен белдерү өчен менә дигән форсат. Сезнең күбегез – үз һөнәри эшчәнлегегездә билгеле бер уңышларга ирешкән талантлы җитәкчеләр, тәҗрибәле белгечләр һәм тагын сез – кайгыртучан әниләр, кайберләрегез тәрбиягә алган сабыйлар өчен дә җан җылысын кызганмый.
Кадерле әниләребез, ышанычлы хәләл җефетләребез, кыз туганнарыбыз, кызларыбыз, ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Без сезне яратабыз һәм кадерлибез. Барыгызга да уңышлар, иминлек, сәламәтлек телим! Беренче яз бәйрәме белән!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
Бәйрәм чаралары Скарятин бакчасында башланды.
Хөрмәтле эшмәкәрләр!
Югары базар, Кама яры, Скарятин бакчасы территориясендә сәүдә эшчәнлеге алып бару өчен объект урнаштыру мөмкинлеге бар! Чистай муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Чистай ш., Карл Маркс ур., 46 й., кабинет 14, эш режимы 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты - 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
2022 елның 6 мартында Татарстан Республикасы территориясендә көтелә: - төнлә урыны белән буран (бигрәк тә республиканың көнчыгыш яртысында) урыны белән, күз күреме сизелерлек начарая; - төнлә көчле җил 17-22 м/с (Казанда да), көндез урыны белән 18 м/с ка кадәр. - Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында юлларда кар көртләре.
2022 елның 5 мартында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә: төнлә томан (һәм Казанда); - буран, күз күреме 500-1000 метрга (Казанда да), төнлә һәм көндез бозлавык; - Иртән һәм көндез көчле җил 17-22 м/с (Казанда да), көчле кар, юеш кар, кар көртләре барлыкка килү. 2022 елның 6 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле җил 17-22 м/с, буран сакланып кала.
Чистайда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Салым органнары белгечләренә барыннан да ешрак салым түләргә кирәк булмаган отыш суммасы законда билгеләнгәнме дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр.