Яз белән бергә күркәм бәйрәм – 8 Март җитә.
Әлеге ел фасылы хатын-кыз гүзәллегенә, назына, мәхәббәткә тиңдәш. Чөнки яз кояшлы, шатлыклы көннәр, өмет белән тулган. 8 Март – ир-атларның сезгә, сөекле хатын-кызларыбыз, сок лану, рәхмәт хисләрен белдерү өчен менә дигән форсат. Сезнең күбегез – үз һөнәри эшчәнлегегездә билгеле бер уңышларга ирешкән талантлы җитәкчеләр, тәҗрибәле белгечләр һәм тагын сез – кайгыртучан әниләр, кайберләрегез тәрбиягә алган сабыйлар өчен дә җан җылысын кызганмый.
Кадерле әниләребез, ышанычлы хәләл җефетләребез, кыз туганнарыбыз, кызларыбыз, ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Без сезне яратабыз һәм кадерлибез. Барыгызга да уңышлар, иминлек, сәламәтлек телим! Беренче яз бәйрәме белән!
Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы