Район судлары рәисләре беренче яртыеллыкка йомгак ясадылар

2021 елның 13 августы, җомга

Чистайда Татарстан Республикасы район (шәһәр) судлары рәисләренең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе узды. Казанышлар, җитешсезлекләр һәм статистика турында сөйләштеләр. Көн тәртибендә элеккечә коронавирус белән бәйле эшләр категориясе актуаль булып кала бирә.

Республика кунакларын тарих белән каршы алалар. Чистайның 240 еллыгы хөрмәтенә «Чистай» мәдәни үзәге холлында тулы бер күргәзмә оештырылды. Тантаналы сәламләүдән соң, рәсми әңгәмә булды. Татарстанның район судлары рәисләре 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эшкә йомгак ясадылар. Судьялар алдында сәламләү сүзе белән Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады.

Аннары казанышлар, җитешсезлекләр һәм статистика турында сөйләштеләр. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында республика судлары тарафыннан 564 мең эш һәм материал каралды, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 процентка күбрәк. Көн тәртибендә элеккечә коронавирус белән бәйле эшләр категориясе актуаль булып кала бирә. Ярты ел эчендә шундый 96 мең эш каралган, 87 мең кеше административ җәзага тартылган.

- Республика буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары нигезендә, 5 августка судлар тарафыннан барлык вакыт эчендә төзелгән беркетмәләрнең 91 проценты карап тикшерелде. Шул ук вакытта 24 меңнән артык материал каралмаган булып кала, - дип ачыклык кертте Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев.

Йомгаклау киңәшмәсен Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин дәвам иттеләр. Темаларның берсе-җәмәгать судьялары бинасын капиталь ремонтлау. Чистайда ул инде төгәлләнгән.

- Җәмәгать судьялары күчеп килгән бина-шәһәр судының элеккеге бинасы. Ул муниципаль милектә булган. Район башлыгы ярдәме белән министрлыкка бушлай файдалануга тапшырылды. Республикада җәмәгать судьяларының 4 бинасында капиталь ремонт дәвам итә, анда 9 участок урнашкан. Ел ахырына кадәр барысын да төгәлләргә планлаштырабыз, - диде Заһидуллин.

Алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү күңелле чигенеш булды. Ә яңа билгеләнгән судьяларга Россия Федерациясе Президенты имзалаган таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International