Чистайда ленин урамы буенча машиналар һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк

2021 елның 2 июле, җомга

12 июльдән 23 августка кадәр Ленин урамының җөп ягында хәрәкәт чикләнәчәк

Ленин урамында (җөп ягы) ремонт эшләре башкару сәбәпле, автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәрхәд Садыйков хәбәр итте.

Чикләү участокларга кагылачак: 12-26 июльдә юл Лев Толстой урамыннан алып Бебель урамына кадәр ябылачак. 26 нчы июльдән 9 нчы августка кадәр Бебель урамыннан алып Урицкий урамына кадәр участок хәрәкәте чикләнәчәк. 9 августтан 23 августка кадәр Урицкий урамыннан Нариманов урамына кадәр узып барырга һәм узарга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International