Эшлекле сишәмбе

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары муниципаль район территориясендә санитар-эпидемиологик хәл, коронавирстан прививка ясау кампаниясе, АПКның эше һәм узган атнада оператив хәл булды.

Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-форматта үткәрде.

Вакытында вакцинация ясау аркасында Чистайда яшәүче хатын-кызда авыру җиңел формада узды

- Чистай районы территориясендә санитар-эпидемиологик хәл биш ай дәвамында тотрыклы, әмма киеренке булды, - дип хәбәр итте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Флюра Хәйруллина.

Билгеләп үтелгәнчә, халыкны актив һәм вакытында вакцинацияләү нәтиҗәсендә агымдагы елда грипп очраклары теркәлмәгән. 2020 елда 34 очрак булган.

2021 елның хисап чорында хастаханәдән тыш пневмонияләрнең 81, 4 процентка артуы күзәтелә. 381 очрак теркәлгән, шуларның 28е үлем белән тәмамланган.

26 июньгә район территориясендә лабораториядә расланган коронавирусның 59 очрагы теркәлгән. 23 кеше хастаханәгә озатылган. Бер очрак үлем белән тәмамланган.

Коронавирусның бер очрагы вакцинациядән соң 27 көнгә 68 яшьлек хатын-кызда теркәлгән. Вакытында ясалган прививка аркасында авыру җиңел формада узды.

- Коронавирус буенча вәзгыять гомумән ил буенча катлаулана, вирусның яңа штаммнары барлыкка килә, һәм аны туктату өчен массакүләм вакцинация кирәк, әмма безнең районда ул Начар темплар белән бара, - дип билгеләп үтте Флюра Сәлимовна.

Муниципаль район башлыгы эпидемиягә каршы чараларны үтәү буенча предприятие һәм оешмаларны тикшерү барышында хезмәткәрләрнең аз санда вакцинацияләнүенә төп басым ясарга кушты.

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең узган атнадагы эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Район хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта 22100 тонна сенаж, 11000 тонна печән әзерләнгән, 155 гектар берьеллык үләннәр чабылган.

Чәчүлекләрне авыруларга, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртү эшләре бара, парларны эшкәртү бара.

2 машина йөртүче исерек килеш руль артына эләккән

Атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – полиция начальнигы Ранил Нәбиуллин хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 9 хәбәр килде. Сводкада-2 талау, 2 урлау, 3 караклык, 1се - административ күзәтчелекне бозу, транспорт чарасы белән хокуксыз идарә итү. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 206 кеше тоткарланган, 2 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырган. 27 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. 353 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International