Чистай районы башлыгы Халыкара гаилә көне белән котлады!

2021 елның 15 мае, шимбә

Һәр кешенең тормышында иң мөһиме – гаилә! Ул – әти-әни йорты, анда безне якын һәм кадерле кешеләребез һәрвакыт көтә, аңлый.

Гаилә – ул дәүләтнең терәге. Гаиләләрнең ни дәрәҗәдә нык, үз-үзләрен тәэмин итә алырлык, имин булуыннан районыбызның, тулаем илебезнең киләчәге бәйле. Чистай районының социаль сәясәте дә гаилә институтын формалаштыруга һәм ныгытуга юнәлдерелгән.

Балалар үсә торган гаиләләргә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Онык лар һәм оныкчыклар тәрбияләргә ярдәм итүче әби-бабайлар алдында баш иям. Яшь гаиләләргә ихластан бәхет телим!

Гаиләгезне саклагыз һәм кадерләгез, бергә үткәргән һәр мизгелнең кадерен белегез. Яңгыравыклы балалар тавышы шатлык алып килсен, ә өлкән буынның акыллы киңәшләре гаилә бәхетен сакларга ярдәм итсен!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International