Халыкара гаилә көне алдыннан күп балалы парны уллары туу белән котладылар.

2021 елның 14 мае, җомга

15 май-Халыкара гаилә көне. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара гаилә көне алдыннан, «Демография» милли проекты кысаларында, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге, күп балалы Казаковлар гаиләсен дүртенче сабыйлары туу белән котладылар.

Владимир Михайлович һәм Юлия Юрьевна үз никахларын 2009 елда Чистай ЗАГСында теркәделәр. Унике ел бергә гомер кичереп, гаилә коралар.

Мәхәббәт һәм кайгыртуда аларның дүрт баласы үсә инде. Яңа туган баланы Егор дип атадылар.

Әнигә документлар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар, зур һәм тату гаиләгә иминлек һәм чәчәк ату теләкләре белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International