"Татнефть" - 2021 игелек энергиясе

2021 елның 30 апреле, җомга

«Татнефть»ГАҖ грантларын алуга VI конкурска йомгак ясалды.

«Татнефть» ГАҖ грантлары конкурсы халыкны актуаль социаль чакыруларны һәм җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итүгә актив җәлеп итү инструменты булып тора. «Татнефть» ГАҖ тарафыннан 2016 елда гамәлгә кертелгән проектларга ярдәм итүнең грант системасы социаль җаваплылык принципларына таяна, нефть төбәге социаль үсеше буенча масштаблы эшнең бер өлеше булып тора, Компаниянең хәйрия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген һәм үтә күренмәлелеген арттыра.

Конкурс 8 номинация буенча үткәрелде:

- халыкның зәгыйфь катламнарын яклау,

- гаилә, ана булу, ата булу һәм балачак,

- сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм,

- фән, мәгариф һәм агарту,

- мәдәният һәм сәнгать,

- тарихи мирасны саклау,

- әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау,

- яшьләр проектлары.

Чистай муниципаль районы конкурста актив катнашучыларның берсе. Конкурста конкурс юнәлешләре буенча үзләренең устав эшчәнлеген гамәлгә ашыручы физик затларның һәм коммерциячел булмаган оешмаларның проектлары катнашты.

Җиңүчеләр арасында ун коммерциячел булмаган оешма һәм кайбер физик затларның проектлары бар,

грантлар алган балалар, яшьләр белән төрле юнәлешләрдә: сәламәтләндерү, начар ишетүче балаларның тернәкләндерү һәм коррекция эше, техник фикерләү күнекмәләрен үстерү һ. Б. лар.

Грант ярдәменең гомуми суммасы дүрт миллион сумнан артык.

Проектларның күбесе «бердәмлек»муниципальара ресурс үзәгенә партнерлык ярдәме алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International