21 апрель көнне мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен флористик дизайн буенча «чәчәк кәрҗине» дигән мастер-класс үткәрелде.
Флорист Юнысова Наилә кәрҗиндәге чәчәк бәйләмен ничек сайларга, аны ничек үзенчәлекле итеп бизәргә һәм букет җыю инструкциясен күрсәтте. Рухландырган катнашучылар якты һәм үзенчәлекле чәчәк бәйләмнәре төзүгә керештеләр. Мастер-класста катнашкан балалар һәм аларның әти-әниләре чәчәк композициясен булдыру принцибы белән таныштылар, үзләре өчен яңа чәчәкләр һәм яшел үсемлекләр атамаларын белделәр.
Мастер-класс эстетик тәрбия бирүгә дә, тере чәчәкләр һәм төрле фактура материалы белән эшләгәндә таләп ителә торган баланың вак моторикасын үстерүгә дә юнәлдерелгән иде.
Чәчәк кәрҗине ясау өчен материал бер үк төрле булуга карамастан, һәрберебезнең букеты үзенең шәхси матурлыгы белән аерылып торды.
Әлеге мастер-класс «Татнефть» ГАҖ хәйрия фонды ярдәмендә «чәчәк балачагы» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Яшьләр үзәге» МБУ каршындагы «Инсайт» ЦЭППТДиМ тарафыннан оештырылды .