Дмитрий Иванов шәһәр халкы белән бергә Геройлар аллеясын һәм яр буе территориясен чистартуда катнашты.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов Бөтенроссия өмәсендә катнашты. Ул әлеге акцияне шәһәр тормышында әһәмиятле вакыйга дип атады.
– Социаль челтәрләрдә Мин халыкка өмәгә чыгу һәм шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешемне кертү үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, күп кенә халык уңай фикерләрен әйтте һәм моның, чыннан да, чиста һәм матур булсын өчен кирәк булуын билгеләп үтте. Барысы да бездән тора бит. Масштаблы өмәләр традициясе яңадан торгызылыр һәм һәркем әйләнә-тирә мохитне төзекләндерүгә үз өлешен кертер дип ышанасы килә. Өстәвенә, территорияләрне мондый уртак җыештыру эшләрен берләштерә, халык бердәм омтылышта туган шәһәре өчен тырыша, - дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.
Шәһәр халкы белән бергә район башлыгы үзәк бульварны һәм яр буе территориясен җыештыруда катнашты. Чистайлылар бульвар территориясен коры үләннән, яфраклардан чистарттылар, ә яр буе зонасында чүп-чар һәм коры ботаклар җыелды.