Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 22 апрелендә төнлә урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга җитәргә мөмкин

Болытлы, көндез аязучан болытлы.

Төнлә явым-төшем, нигездә, яңгыр рәвешендә.

Көндез бераз яңгыр.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +2..+4˚.

Һаваның максималь температурасы көндез +10..+12˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International