Планерканың төп темалары-район дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге, АПК эше, атна эчендә оператив хәл. Киңәшмәне онлайн-режимда район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
Иң элек Дмитрий Иванов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен «Чистай»мәдәни үзәгенең балалар студиясе түгәрәге җитәкчесе Марина Демьяновна Туковага тапшырды.
Чистай районы башлыгы күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри эшчәнлегендә ирешкән уңышлары һәм Чистай муниципаль районы казначылык органнары үсешенә керткән өлеше өчен Федераль казначылык идарәсенең 43 нче бүлек начальнигы Женихова Наталья Мануил кызын мактау грамотасы белән бүләкләде.
Терлек үрчетү һәм сакланышы турында сөйләштеләр
Чистай район дәүләт ветеринария берләшмәсенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында аның начальнигы Нияз Дәүләтханов чыгыш ясады. Чистай районы Кеше һәм хайваннар өчен гомуми куркыныч йогышлы авырулар буенча имин. Ветеринария хезмәте тарафыннан авыруларны профилактикалау өчен лаборатория тикшеренүләре, авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм йорт кошларын вакциналаштыру һәм эшкәртү үткәрелде. Мәсәлән, узган ел мөгезле эре терлек туберкулез, лептоспироз, бруцеллез һәм башка авырулар тикшерелде. Лаборатор раслау барышында алар ачыкланмады.
Терлекләр котыру авыруын кисәтү өчен зур эш башкарылды. 27 мең баштан артык мөгезле эре терлек, 7 меңнән артык мөгезле эре терлек, 609 ат, 4 меңнән артык эт, 4 меңнән артык мәче вакциналаштырылган. Кыргый хайваннарны иммунизацияләү өчен аларның яшәү урыннарында 64 мең доза приманка рәвешендә вакцина таратылган.
Бүгенге көндә африка чумасы буенча 6 учак карантин хәлендә. Чистай районы янаган икенче зонага эләккән. Районда инфекция кертүне булдырмау буенча чаралар үткәрелә.
Хуҗалыкларда чәчүгә керештеләр
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Кырларда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру бара. «Хузангай», «Волга Селект» хуҗалыкларында, «Чистай», «Кама аръягы Агро»агрофирмаларында эшләр яхшы темплар белән бара. 50 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Җил, корылык аркасында аграрийларга кыска вакыт эчендә тырмалау, дым каплату эшләре башкарырга кирәк. «Хузангай» хуҗалыгында 9дан артык тырмалау агрегаты эшли.
Хуҗалыклар чәчү эшләренә керештеләр. 1500 мең гектарда арпа, 300 гектарда борчак чәчелде. «Чистай» агрофирмасында бодай чәчүгә керештеләр.
Янә исерек шоферлар тоткарланды
Атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Узган атнада җинаятьләр турында 12 хәбәр килде. Сводкада-талау, вандализм, 3 караклык, 6 урлау, административ күзәтчелекне бозу.
413 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, алар арасында җәмәгать урынында исерек хәлдә күренгән өчен – 12. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 258 машина йөртүче һәм җәяүле тоткарланган, шул исәптән 2 йөртүче - исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен. 19 ЮТҺ булды-шәһәрдә, 2-се-районда, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.