2021 елның гыйнвар - февраль айларында авыл җирлекләре башлыклары катнашында Чистай муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртүне кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.
Утырышта продукцияне сату, аны киметү сәбәпләре, алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнеше, алкоголь базары өлкәсендә хокук бозулар өчен штрафлар түләтү мәсьәләләре каралды. Комиссия утырышында алкогольле продукция сату өлкәсендә закон бозуларга юл куймау максатыннан чыгып, эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар үткәрү, шәхси йортлардагы спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча эшне дәвам итү турында карар чыгарылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату, алкогольле һәм спиртлы продукцияне конфискацияләү белән, утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салынуга китерә, дип искәртә.
Шулай ук районның алкогольле продукциянең законсыз әйләнеше мәсьәләләренә битараф булмаган һәр кешесе «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына үз мөрәҗәгатен калдыра һәм моның өчен 1000 сумнан 3000 сумга кадәр акчалата бүләк ала ала, хәбәр дөрес булырга тиеш.