2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гражданнарны бергәләп кабул итүе була.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41 - 80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).
Кабул итү Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Карл Маркс ур., 61.
Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яшәүчеләр шулай ук «Skype» яки «Zoom»программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.