Эшлекле сишәмбе

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары-санитар чистарту икеайлыгы, 2020 елда Чистай җирлекара үзәк китапханәсе эшчәнлеге, вакытлы басмаларга язылу декадасы, АПК эше, оператив хәл.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов аны онлайн-режимда үткәрде.
Китапханәләр фондлары тулылана
Чистай җирлекара үзәк китапханәсенең 2020 елдагы эшчәнлеге турында директор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ирина Герасимова сөйләде. «Чистай җирлекара үзәк китапханәсе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенә 36 китапханә керә: 1 үзәк, 1 балалар, 5 шәһәр һәм 29 авыл китапханәсе-филиаллар, 18 китапханә пункты эшли. Китап фонды 448 133 данә тәшкил итә. Бер кешегә 5,9 китап туры килә, бер укучыга – 15,3. Китапханәләр фондлары даими рәвештә тулылана.
Узган ел җирлекара үзәк китапханә хезмәткәрләре республика һәм гомумроссия дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда катнаштылар, аларның кайберләрендә шактый уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай итеп, «Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан Муниципаль мәдәният учреждениесенең иң яхшы хезмәткәре " конкурсында Гаделша авыл китапханәсе - 6 нчы филиалы хезмәткәре Рәзилә Сәгетдинова иң яхшылар рәтендә.
Газетага ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге бар
Декада башлану турында вакытлы матбугатка язылу ункөнлеге башлануы турында «Татмедиа» АҖнең «Чистай – информ» филиалы баш мөхәррире-җитәкчесе Наталья Данилова сөйләде. 5 апрельдән 2021 елның икенче яртыеллыгына традицион язгы язылу декадасы старт алды. Ташламалы язылу кампаниясе 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда «Чистопольские известия» газетасына түбән бәядән язылырга мөмкин булачак.
Язгы кыр эшләренә әзер
Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский сөйләде. Язгы кыр эшләре башлануга аграрийларны көн саен якынайта. Якын арада район кырларында көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча беренче эшләр башланачак.
Минераль ашламалар туплау буенча хуҗалыклар узган ел белән чагыштырганда артып эшләделәр.
Чәчүлекләр структурасына килгәндә, хуҗалыкларга 55 мең гектардан артык бөртекле һәм кузаклы культуралар, 9 мең гектары – көнбагыш, 12 мең гектары - рапс, 45 гектары – бәрәңге һәм яшелчә, 23 мең 500 гектары – азык культуралары чәчәргә кирәк булачак.
5 машина йөртүче исерек килеш руль артына утырды, берсе-кабат
Атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Атуров хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 6 хәбәр килде. Сводкада-урлау, ялган документлар сату, административ күзәтчелекне бозу, исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү, наркотик чаралар алу, алкогольле продукцияне законсыз сату. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 230 кеше тоткарланган, исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен – 4. 16 ЮТҺ булды, аларда 2 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 412 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аерым алганда, җәмәгать урынында исерек килеш күренгән өчен - 7.
Ахырда Эдуард Хәсәнов 1 апрельдән район территориясендә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт алды, дип искә төшерде. Анда предприятие һәм оешма коллективларын, чистайлыларны актив катнашырга чакырды. Якын-тирә һәм беркетелгән территорияләргә аерым игътибар бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International