Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе-Хәсәнов Эдуард Рөстәм улы рәислегендә Чистай муниципаль районында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Хәсәнов Дамир Мансур улы 2021 елның җәйге чорында сәламәтләндерү лагерьларын эшкә әзерләү турында сөйләде.
Яңа санитар - эпидемиологик таләпләр шартларында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру, хезмәткәрләрне вакцинацияләү, чаралар үткәрү шартлары турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы Хәйруллина Флюра Сәлимовна сөйләде.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Җамалетдинов Ренат Равкатович 2021 елга җәйге сәламәтләндерү кампаниясен үткәрү чорында балалар ялы объектларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында мәгълүмат бирде.
Ахырда Эдуард Рөстәмович барысын да җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә максималь җаваплы карарга чакырды.