2021 нче елның 31 нче мартында Чистай «Юлдаш» интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен «Чистай балалар йорты» ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен дәүләт бюджет учреждениесендә тәрбияләнүчеләр тарафыннан «ветеранга елмаю бүләк ит»хәйрия акциясе оештырылды.
Балалар үз куллары белән төрле сыннар рәвешендәге эксклюзив сабын кисәкләрен ясадылар һәм «Юлдаш»интернат-йортында яшәүчеләргә бүләк иттеләр.
Балалар кулы белән ясалган бүләкләргә интернатта яшәүче тыл хезмәтчәннәре бик сөенде. Алар балаларга җылы мөнәсәбәт һәм игътибар өчен рәхмәтле. Өлкән яшьтәге хатын-кызларның йөзләрендә ихлас елмаю балкыды, аларга балалар өчен төсле бүләкләр тапшырылды.