Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча 145 сәүдә объектында 39 оешма алкогольле продукцияне ваклап сата.
Чистай шәһәре буенча алкогольле продукцияне ваклап сату 102 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 43 сәүдә объекты башкара.
2021 елның гыйнвар-февраль айларында барлыгы 13,8 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6% ка кимрәк.
Кертелә торган алкогольле продукция буенча сату күләме 12% ка кимегән, шул ук вакытта кертелә торган аракыны сату узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2% ка арткан.
Республика җитештергән алкогольле продукция буенча сату – 2% ка, аракы буенча-3% ка кимегән.
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында җан башына алкогольле продукция сату күләме 1,8 л тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 94% тәшкил итә.
2021 елның гыйнвар-февраль айларында территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 17 тикшерү чарасы үткәрелде.
Тикшерү барышында 14 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 17 очрагы ачыкланды.
Барлыгы 9,6 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.