Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 31 мартында иртән һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемсез, көндез юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә.
Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 6-11 м / с, иртән һәм көндез 8-13 м/с, урыны белән 15-20 м/с тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5, аязган вакытта -9.
Көндез максималь һава температурасы +4..+8˚.
Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.