Кичә «Восток» мәдәни-ял үзәгендә төрки халыкларның Нәүрүз бәйрәме узды.
Фойеда кунаклар өчен күңел ачу программасы оештырылган иде: милли костюмнар күргәзмәсе, музыка уен кораллары, уеннар, биюләр һәм, әлбәттә, төрле халыкларның традицион ашлары белән сыйлау.
Бәйрәм өстәлендә төп сый-Казанда урамда ук костром өстендә әзерләнгән таҗик пылавы булды. Аны әзерләүгә 20 килограммга якын ИТ, 20 килограмм кишер, 5 килограмм суган, 25 килограмм дөге, 9 литр көнбагыш мае киткән.
Программа тәмамланганнан соң фойеда кунакларны тамашачылар залына чакырдылар, анда алар игътибарына концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Кунакларны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай һәм Түбән Кама епискобы, таҗик диаспорасы җитәкчесе, «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт Азизов, әзербайҗан диаспорасы җитәкчесе Чинхар Агаев, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Галимов сәламләделәр.