Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 23 мартында төнлә һәм иртән урыны белән буран, күз күреме 1-2 км кадәр начараю белән; бозлавык; юлларда көчле бозлавык.

Аязучан болытлы һава.

Төнлә, иртән бераз кар, юеш кар, кайбер районнарда буран һәм бозлавык.

Көндез кар, юеш кар.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..-6°.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..+3°.

Юлларда бозлавык, төнлә урыны белән көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International