"Җир сәгате" экологик акциясе.

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

Ел саен, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы инициативасы белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан, республика территориясендә «Җир сәгате» экологик акциясе үткәрә.

Шуңа бәйле рәвештә, Чистай районы оешмаларына һәм предприятиеләренә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2021 елның 27 мартында шимбә көнне 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектура-декоратив яктырту, шулай ук гражданнарның тормыш иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларның утларын һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International