Бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган очракта, Кама яр буе территориясе төзекләндереләчәк.
Чистай кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында кабат катнаша. Җиңү яулаган очракта, шәһәр Кама яр буен төзекләндерү өчен 100 миллион сумга кадәр акча алачак.
Быел проектлауны Казаннан башка архитектура бюросына ышанып тапшырдылар. Архитекторлар чистайлыларның узган елгы проектка шәрехләрен анализлады, барлык җитешсезлекләрне дә исәпкә алды. Яр буен төзекләндерүдә алар табигатьне сакларга һәм күп металл кулланмаска планлаштыралар.
Чистайлылар очрашулар һәм проект сөйләшүләре барышында да яр буе территориясен төзекләндерү буенча үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен белдерә алачаклар. Яр буеның киләчәге турында халык фикерен белү өчен архитекторлар аларны үткәрәчәк.
Моннан тыш, чистайлыларга анкеталау узарга тәкъдим итәләр. Бу Кама елгасы яр буе дәвамының нинди булачагына йогынты ясый алачак. Шулай ук үз теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне почтага да җибәрергә мөмкин chistopol.kama@gmail.com