КИУ (ИЭУП) көллиятенең 1 курс студентлары РФ Тикшерү комитетында булдылар. Чистай эчке эшләр министрлыгының өлкән тикшерүчесе, юстиция капитаны Гибадуллина Л.Р. студентларны эш шартлары белән таныштырды, Россия Тикшерү комитетының максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.
Укучылар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Аларга СК хезмәткәрләренең нинди эшләр алып барулары, аларга нинди таләпләр куелуы турында сөйләделәр (бу-законнар базасын белү, үз эшенә җаваплы мөнәсәбәт, мәгълүмат белән эшли белү, кешеләр белән элемтәне җайга сала белү, әдәплелек, хезмәт сөючәнлек).
Тикшерүче Вәлиева А.Р. студентларны җинаятьләрне ачу өчен кулланыла торган махсус техника белән таныштырды, тикшерү чараларында кулланылган манекенны күрсәтте.
КИУ (ИЭУП) Чистай филиалы директоры Ольга Владимировна Добробравова мондый экскурсияләрнең юридик белгечлек буенча укучы студентлар өчен бик мөһим һәм файдалы булуын билгеләп үтте. Тикшерү эше алган теоретик белемнәрне практикада дөрес куллану гына түгел, ә билгеле бер психологик әзерлек тә таләп итә.
Әңгәмә эчтәлекле булды, студентлар юридик темаларга күп сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар.