19 мартта Татарстанның баш суд приставы урынбасары чистайлыларның сорауларына җавап бирәчәк

2021 елның 16 марты, сишәмбе

19 мартта Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов Чистай районында яшәүчеләрнең сорауларына җавап бирәчәк.

Кабул итү видеоконференцэлемтә режимында 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр барачак. Алдан язылу 8(843)514-92-18 телефоны буенча башкарыла.

Үзең белән паспорт яки паспорт һәм ышаныч кәгазе (бурычлының яки түләтүченең вәкиленә) булырга тиеш.

Игътибар итегез, башкарма производство материаллары белән бурычлылар һәм эзләтүче, аларның рәсми вәкилләре («башкарма производство турында»02.10.2007 ел, № 229-ФЗ Федераль законның 50 статьясы нигезендә) башкарма производство яклары таныша ала.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, бурычларның булу-булмавын тикшерергә һәм аны «башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы» сервисы ярдәмендә түләргә мөмкин.

Башкарма производство барышы, салынган чикләүләр (мөлкәтне арестлау, чит илгә чыгу чикләүләре һ.б.) турында белергә, шулай ук суд приставларына башкарма производство кысаларында гариза, шикаять, үтенечнамәләр һәм башка мөрәҗәгатьләрне өйдән чыкмыйча гына җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International