Гражданнарны кабул итү!

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хәбәр итә: 2021 елның 25 мартында 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр чит ил дәүләтләре территориясеннән туу, никах теркәү, өзелү, туганнарның үлүе, яисә аларны тузган (укылмаган) аркасында алыштырырга теләүче затлар өчен документлар соратып алуның хокукый мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырыла.

Кабул итүне ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Җәләлова ТР, Чистай шәһәре, Ленин урамы,34 нче кабинет адресы буенча алып барачак.

Санитар-эпидемиологик хәлне һәм коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, кабул итү алдан язылу буенча гына башкарылачак.

Кабул итүгә 5-15-57 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International