2021 елның 9 мартында Татар Баганалысы авылында яшәүче Нургатина Кәүсәрия үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны Татар Баганалысы авыл җирлеге администрациясе башлыгы Җаббаров Рафис Ринат улы һәм аның туганнары котлады. Кәүсәрия Әскәр кызына котлау открыткасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, аңа сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр. Кәүсәрия Әскәр кызы, үз чиратында, кунакларга визитлары һәм җылы котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде.
Туксан ел-бик мөһим һәм әһәмиятле вакыйга, чөнки һәркемгә гасырга якын озын гомерле олы яшьне каршыларга насыйп булмый. Кәүсәрия Әскәр кызына сәламәтлеге какшамасын, тормыш сөючәнлеге һәм оптимизм беркайчан да бетмәсен, ә якыннары кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән куандырсын дип телибез. Һәр көн шатлык һәм уңай эмоцияләр бүләк итсен,бу бит озын гомернең нигезе дә.