Кайбер объектлар буенча террорчылыкка каршы комиссиянең кисәтүләре бар.
Муниципалитетта быел беренче тапкыр террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды. Аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Мәгариф оешмаларында профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары һәм башка профилактика субъектлары белән үзара хезмәттәшлек дәрәҗәсе турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова һәм авыл хуҗалыгы техникумы директоры Әнәс Нуруллин мәгълүмат бирделәр.
Утырыш барышында комиссиянең 2020 елдагы эш нәтиҗәләре каралды. Ольга Заглядова хисапын тыңлаганнан соң, катнашучылар комиссия эшчәнлегенә канәгатьләнерлек бәя бирделәр.
Елдан-ел комиссиянең игътибар үзәгендә оешмалар һәм учреждениеләрнең иминлек паспортларын актуальләштерү мәсьәләләре кала. Бу хакта Чистай районы объектларын категорияләү һәм паспортлаштыру буенча ведомствоара төркем әгъзасы Андрей Прокофьев сөйләде.
- 2020 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары таләпләренә туры китереп 61 объектта иминлек паспортларын актуальләштерү үткәрелде. 2021 елның агымдагы чорында ике куркынычсызлык паспорты актуальләштерелде, - дип сөйләде Андрей Анатольевич.
Утырышта катнашучылар тормыш белән тәэмин итү объектларының һәм ягулык-энергетика комплексларының террорчылыкка каршы якланганлык торышы турында да сөйләштеләр.
– Бу бик җитди мәсьәлә һәм аңа бөтен җаваплылык белән карарга кирәк, - дип кисәтте предприятие җитәкчеләрен Дмитрий Иванов.
Мәгълүмати-пропаганда төркеме тарафыннан үткәрелә торган профилактик эшнең торышы һәм аны камилләштерү чаралары турында аның җитәкчесе Михаил Ксенофонтов сөйләде.
Югары Кондрата авыл җирлеге башлыгы терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы тору, шулай ук миграцион законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча чараларны тормышка ашыруда катнашуның нәтиҗәлелеге турында сөйләде.