5 март көнне, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, "Тегермән мәйданы" микрорайонының гүзәл затлары өчен Яшьләр үзәгендә зур бәйрәм концерты булды.
Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар иң яхшы коллективлар башкаруында яңгырады.
Җыелган тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр. Котлау сүзләре белән 4 нче номерлы "Тегермән мәйданы" территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Әхмәт Әхәт улы Ситдыйков чыгыш ясады. Бәйрәм барысы да хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән берничә тапкыр рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга адресланган иде.
Бәйрәм концертында булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк ителде.