Ведомствоара комиссия утырышы узды

2021 елның 5 марты, җомга

2021 елның 4 мартында физик һәм юридик затлар тарафыннан бюджет алдындагы салым бурычларын түләү һәм хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан киметү мәсьәләләре буенча берьюлы ике комиссия утырышы узды.

Чистай муниципаль районының Ведомствоара баланс комиссиясе кысаларында 15 физик һәм юридик зат каралды, аларның 3се утырышка турыдан-туры чакырылган иде. Эш нәтиҗәсендә бурычларны түләү вакыты игълан ителде.

Икенче көн тәртибендә Чистай муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясенең минималь хезмәт хакы күләменнән түбәнрәк булган хезмәт хакын түләмәү мәсьәләсе каралды. Комиссия карары белән 6 юридик зат чакырылды һәм карап тикшерелде, аларда хокук бозулар ачыкланды, хезмәт хакын исәпләүдә җитешсезлекләрне төзәтергә кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International