Тыл ветераны Сөнгатуллина Рабига Кадыйр кызына 95 яшь тулды.
2021 елның 2 мартында тыл ветераны Сөнгатуллина Рабига Кадыйр кызына 95 яшь тулды.
Юбилярны котларга Татар Баганалысы авыл җирлеге башлыгы Рафис Ринат улы Җәббаров килде, ул Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм шәхсән үз исеменнән юбилее белән котлады, озын гомер, сәламәтлек, якын кешеләр тарафыннан җылы һәм кайгыртучанлык теләде.