Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 2 мартында төнлә һәм көндез урыны белән буран, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк, иртән һәм көндез бозлавык, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә урыны белән бераз кар, иртән һәм көндез кар, юеш кар.
Аерым районнарда буран, иртән һәм көндез бозлавык.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, көндез
17 м / с. кадәр
Төнлә һаваның минималь температурасы -15..-19, иртән-иртән
-9..-13˚.
Һаваның максималь температурасы көндез 0..-4˚.
Юлларда бозлавык.