Ел саен 1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.
Бу бәйрәм Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы (International Civil Defence Organisation, ICDO) Генераль Ассамблеясе карары белән 1990 елда, гражданнар саклау һәм оборона милли службалары башкара торган мөһим бурычларга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан, гамәлгә куелды. Бәйрәм датасы итеп Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы Уставының (МОО) үз көченә керү көне сайланган, аны кабул итү хөкүмәтара оешма статусын биргән.
Генераль ассамблея әлеге бәйрәмне оештырып, ике төп максат куйды:
- дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын Гражданлык яклавы әһәмиятенә җәлеп итү, табигый бәла-казаларны булдырмау һәм аларга әзерлек кирәклеге турында халыкка хәбәр итү, саклану чаралары һәм ысуллары турында белемнәрне тарату, шулай ук халыкның бәла-каза һәм аварияләр очрагында үз-үзен яклауга әзерлеген арттыру;;
- бәла-казаларга каршы көрәштә милли гражданнар саклау хезмәтләре персоналының тырышлыгына һәм үз-үзләренә корбан итүенә хөрмәт күрсәтергә.
Россиядә Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнен 1994 елның 1 мартыннан билгеләп үтә башладылар.