2021 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көтелә:
- төнлә һәм Көндез күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран, көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда төнлә), бозлавык, юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык;
- төнлә һәм иртән көчле кар.
Болытлы, төнлә аязучан.
Төнлә һәм иртән көчле кар, көндез кар, юеш кар.
Аерым районнарда буран һәм бозлавык.
Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 18 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -11..-14, иртәнгә -6..-8˚;
көндез максималь һава температурасы -4..-6, көньякта 0..-3˚.
Юлларда кар көртләре, көчле бозлавык.