2021 елның 21 февралендә Мельничная мәйданының шахмат клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган 6 нчы ТОС призына ике турнирның беренчесе узды.
Турнирда «Гимнаст»МБУнең 39 укучысы катнашты.
Ярышлар компромисссыз көрәштә узды. Турнир тәмамланганнан соң 6 нчы ТОС җитәкчесе Ситдыйков Әхмәт Әхәтович җиңүчеләрне һәм призерларны грамоталар һәм татлы призлар белән бүләкләде. Киләсе турнир 6 мартка планлаштырылган.