Чистай инвалидлар җәмгыятендә рәисне сайладылар

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай оешмасы рәисе итеп кабат Елена Горбунова билгеләнде.

Чистай яшьләр үзәгендә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Чистай оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Бу хакта «Чистопольские известия»хәбәр итә.

Чара 14 башлангыч оешмадан 36 делегат, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасы рәисе Таһир Сабиров, сукырлар җәмгыяте рәисе Рифкать Гардиев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова катнашында узды.

Оешма рәисе Елена Горбунова идарә эше турында хисап белән чыгыш ясады. Делегатларның бердәм карары белән аны канәгатьләнерлек дип бәяләделәр.

Моннан тыш, конференциядә катнашучылар җәмгыятьнең контроль-ревизия органнары хисапларын тыңладылар, карар кабул иттеләр, оешманың уставын расладылар һәм рәисне сайладылар. Ачык тавыш бирү юлы белән кабат Елена Горбунова сайланды.

Конференция финалында «мин – интернет-йолдыз» номинациясендә пенсионерларның компьютер грамоталылыгы буенча «Интернетка рәхмәт 2020»VI Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчесен бүләкләү булды. Валентина Солдатова лаеклы бүләк һәм котлаулар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International