Татарстанда ташламалы һәм авыл ипотекасына ихтыяҗ саклана

2021 елның 19 феврале, җомга

2021 ел башыннан Татарстан Росреестры дәүләт программалары буенча 900-дән артык ипотека теркәгән инде

Татарстанда элеккечә үк республика халкының ташламалы ипотека кредиты программасы белән кызыксынуы күзәтелә. Татарстан Росреестры тарафыннан 2021 ел башыннан 746 ташламалы ипотека теркәлгән. Әлеге программа гамәлдә булган вакытта – 2020 елның апреленнән хәзерге вакытка кадәр-барлыгы 7 444 ташламалы ипотека теркәлгән. Аларның саны буенча Казан (5342) һәм Яр Чаллы (1376) лидер булып тора. Алга таба Зеленодольск районы (209), Әлмәт (202) һәм Лаеш (95) бара. Хөкүмәт тарафыннан расланган ташламалы ипотека елына 6,5 % белән 2021 елның 1 июленә кадәр ачык.

Шулай ук авыл ипотекасына да ихтыяҗ зур, ул авыл территорияләрендә җир участогы, беренчел һәм икенчел торак сатып алуга еллык 3% ставкасы буенча кредит бирү шартларын күздә тота. Узган ел Татарстанда 162 шундый ипотека теркәлгән, аның гамәлдә булган чорында – 1370. Шунысы игътибарга лаек, татарстанлылар ешрак авыл җирендә әзер торакны һәм беренчел торакны сатып ала. Әйтик, Татарстан Росреестры тарафыннан сату-алу килешүләре нигезендә 1244 хокук һәм өлешләп төзүдә катнашуның 143 генә килешүе теркәлгән. Республикада яшәүчеләр арасында иң кирәкле районнар – Биектау (134), Арча (119) һәм Тәтеш (85) .

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова:

«Безнең ведомство дәүләт программалары буенча ипотеканы теркәү процессын оптимальләштерүгә аерым игътибар бирә, ипотека килешүләре кыскартылган вакытта – җиде көн урынына дүрт-биш көн эчендә теркәлә. Моннан тыш, без ташламалы һәм авыл ипотекасын дәүләт теркәвенә алу өчен мөрәҗәгать итүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтәбез".

Шулай ук Лилия Борһанова РФ Хөкүмәтенең Авыл җирендә торак сатып алу яки төзү өчен ташламалы ипотека кредитлары алу тәртибенә дә төзәтмәләр кертүенә игътибар итте. Аерым алганда, программа шартларында ана капиталы акчаларын беренчел взнос сыйфатында куллану мөмкинлеге беркетелгән. Тагын бер мөһим үзгәреш - ташламалы ипотека хәзер арендаланган җирдә йорт төзергә ниятләгән гражданнар өчен дә гамәлдә. Элек участокны милектә тотарга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International