КИУ студентлары Әфганстанда һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

15 февральдә "Летят журавли" мемориалы янында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулуга багышланган хәтер акциясе узды. Бу көн - тугыз ел, бер ай һәм унсигез көн дәвам иткән каһарман һәм фаҗигале Әфган сугышында катнашкан һәркемне искә алу көне. Анда миллионга якын совет солдаты катнашты.

Митингта район башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Әфганстаннан гаскәрләрне чыгару көненең әһәмияте турында сөйләде. Митингта шулай ук «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Чистай район оешмасы рәисе, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рафис Мәхмүтов чыгыш ясады.

Сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янына Әфган сугышы һәм башка кораллы конфликтлар ветераннары, һәлак булган сугышчыларның туганнары, ветераннар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, мөселман һәм православие диннәре вәкилләре, КИУ (ИЭУП) Чистай филиалы студентлары җыелды.

КИУ директоры Ольга Добронравова, сугышчы-интернационалистларның батырлыгына хөрмәт тәрбияләү планында яшьләрне мондый чараларга җәлеп итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Митингта катнашучылар һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International